Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшьлегем – авырлыкта, бүгенгем – муллыкта

Күгәй авылында туып үстем.

Безнең гаиләне колхозга кермәгән өчен кулак дип язып киттеләр. Бу 1935нче ел иде. Аннары әти колхозга керде.  Менә шуннан михнәтле елларым башланды да инде. 14 яшемдә колхозга  ат белән уҗым себерергә чыктым. Җир сукаларга да туры килде. Бервакыт шулай җир сукалаганда бишмәтем сука кырына эләгеп китеп, әллә никадәр җир өстерәлеп бардым. Зиннәтулла абый  килеп ычкындырганы хәтердә. Җәен кырга ашлама, тирес түктек. Бер көнне Айдар тавына  тирес  алып менгән идек, шунда  сугыш башлануын хәбәр иттеләр.
Озак та үтми мине  окоп казырга җибәрделәр. Чирмешән  авылына барып урнашып, ерак кына түгел, окоп казуда эшләдем. Ике метр ярым тирәнлектә  окоп казыдык. Декабрь аенда  40 градус салкында бу авылдан үзебезнекенә җәяү кайтканым да йөрәккә бик нык кереп калган.
Шул ук кышны конюх итеп билгеләндем. Аннан соң  Каратунга  Мөрәле  урманыннан  паровоз йөртергә  утын ташыдык. Мөрәледә  торып эшләдек. Төнлә торып атларны ашата идек. Лопатин урманында  утын кистек, Марипосадка  бүрәнә  ташыдык. Кыскасы, бөтен җәй мари урманнарында үтте. Свияжск күперен ремонтлауда өч ел эшләдем. Свердловскида тоннельдә дә эшләргә туры килде. Яшәвен терлек ташый торган вагоннарда тордык.
1947  елда фронтовик Мансур Гайнуллинга кияүгә чыктым. Менә  шунда инде  җиң сызганып колхоз эшен дә тарттык, өйдәге хезмәт тә  күп булды. Көнем  сугышлар гына булмасын да халкыбыз тыныч яшәсен иде  дигән теләктән башка узмый. Яшьлегем авыр хезмәт белән үтсә дә, сагынып, матур хатирәләр белән яшим.  Бүгенге көнебез, Аллаһка шөкер, барлыкта, муллыкта үтә. Картаеп кына киттек!

Нурсафа  Гайнуллина.
Күгәй

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев