Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшелчә һәм җиләк-җимештәге «химия» турында

Нитрат һәм пестицидлардан өлешчә котылырга мөмкин, моның өчен яшелчә-җиләк-җимешләрне дөрес итеп юарга һәм чистартырга кирәк. Ел әйләнәсе сатылганлыктан, нинди шартларда үстерелгәнен белү комачауламас.

КӘБЕСТӘ. Нитратлар иң күп күләмдә кәбестәнең өске катлам яфракларында һәм үзәгендә туплана, шуңа күрә аларны ташларга кирәк.
БӘРӘҢГЕ. Аңарда нитратлар кабык астында һәм уртасында була. Бәрәңге пешә торган су кайнап чыккач, түгәргә кирәк.
КАБАЧКИ, КЫЯР, БАКЛАЖАН. Кыяр йомшак үлән төсендәге яшел булыр га тиеш. Әгәр дә алар кара яшел икән, бу - нитратны күп кулланганнар, дигән сүз. Беренче кабачки һәм бак лажаннарның кабыкларын чистартырга кирәк. Аларның төпләрен кисеп атыгыз, иң агулы урыны шул. 
ЯШЕЛ ҮЛӘННӘР, САЛАТ, ПЕТРУШКА, УКРОП. Иң күп химия яфрактагы тамырларында (прожилки), сапларында туплана, аларны ашамагыз. Үләннәр нитратларны бик тиз сеңдерә, шуңа күрә, ризыкларга кушар алдыннан берәр сәгать суда җебетегез.
ПОМИДОР. Кабыгы калынрак булган саен, аңарда химия күбрәк. Өлгереп җитмәгән кебек куе сары-кызгылт төстәгеләрен сатып алмагыз. Кискәч эченең аксыл һәм анда калын тамырларның булуы (прожилки) – күп күләмдәге нитратка ишарә. Әгәр инде сыйфатсыз томат эләккән икән, берәр сәгать салкынча суда тотыгыз.
ВИНОГРАД. Озаграк саклансын дип, аны фунгицидлар белән эшкәртәләр. Әлеге матдәдән котылу өчен, виноградны яхшылап юу да җитә.
КАРБЫЗ. Урталай бүленгән һәм пленка белән төрелгәннәрен алмас ка тырышыгыз. Аларда бактерия һәм микроблар рәхәтләнеп үрчи. Әгәр дә эчендә юан саргылт җепселләр булса, димәк химикатлар белән ашлаганнар. Кечкенә генә тест ясап карагыз: карбызның йомшагын бер минутка стакандагы суга салыгыз. Су төсен үзгәртсә – нитратлы, ә болганчык кебек кенә күренсә – җиләк чиста. 
ГРУША ҺӘМ АЛМА. Сатып алганда тотып карагыз. Әгәр дә аларның шома һәм кулга ябышуын тойсагыз, димәк, озак саклансын өчен, алар дифенол белән эшкәртелгән. Евросоюз һәм АКШта, көчле канцероген һәм аллерген сыйфатлары аркасында, дифенол тыелган. Аның белән эшкәртелгәннәрнең кабыгын әрчергә кирәк.
ЧӨГЕНДЕР, КИШЕР, РЕДИС. Нитратларның күп күләме аларның очында һәм төбендә туплана. Кулланыр алдыннан кисеп ташлагыз. Бөгәрләнгән койрыклы чөгендер сатып алмагыз. Кишернекенең берәр сантиметрын, ә яшелләнгән өлешен бөтенләй кисеп атыгыз.
Химияле ризык куллануны минимум лаштыру өчен, СНГ киңлекләрендә үстерелгән яшелчә-җиләк-җимеш ләрне сайлагыз. Алар чит илдән кертелгәннәргә караганда бик күпкә «чистарак». Бездә минерал ашламаларны күп кулланмыйлар, чөнки җитештерүчеләрнең аңа акча түгәселәре килми. Иң «әшәке» яшелчә-җиләк-җимеш Голландия, Төркия, Израиль һәм Египеттан керә. Аларда җир ярлы һәм ул күп итеп ашланмаганда мул уңыш бирә алмый. Элекке Советлар союзы илләрендә һәм Болгариядә үстерелгәннәрендә химик матдәләр зарарсыз микъдарда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X