Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәннән яшь әнигә бала тудыру йортына барып җитәргә ЮХИДИ хезмәткәрләре булыша

Карина Хәйбуллина табиблар кушуы буенча баласын Казанда табарга тиеш була. Тулгак башлангач, туганнары аны республика клиника хастаханәсенә алып бара.

Тик тулгак көчле булу сәбәпле, аларга юл-патруль хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә һәм хастаханәгә озатуларын сорарга туры килә.
Ярдәмгә бу көнне иртән Яшел Үзән стеласы янында кизү торган полиция капитаны Марсель Заһитов һәм өлкән лейтенант Рәмис Шәрәфиев килә.
Казанның ЮХИДИ хезмәткәрләре ханымны бала тудыру йортына алып килә һәм бер сәгатьтән соң Карина һәм аның ире Әрмәннең беренче баласы – кызлары Аделия дөньяга килә.

 

- ЮХИДИ хезмәткәрләренә зур рәхмәт белдерәсебез килә. Бала табу вакыты иртәрәк башланды. Шуңа күрә ашыгыч рәвештә РКБга бардык. Марсель һәм Рәмис, сезнең ярдәмчел йөрәгегез һәм кешелеклелегегез өчен рәхмәт сезгә. Рәхмәтебезне сүзләр белән генә тасвирлап булмый! Сезгә һәм якыннарыгызга авыр хезмәтегездә уңышлар, сәламәтлек телибез, - дип, полиция хезмәткәрләренә бәхетле яшь әти-әнир һәм аларның туганнары рәхмәтләрен җиткерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев