Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Яшел Үзән»нән бер елда ике бүләк!

Ис китүдән русчалатып, «везет так везет!» дип әйтерлек вакытлар була бит ул.

Редакциябезгә май кояшы кебек елмаеп, 2019 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясендә бүләк – дрель откан, Карашәмнән Зөлфия Гыйззәтуллина килеп керде.

Менә аны безнең газетабызны укучылар арасыннан иң бәхетлесе дип әйтмичә, ни дисең инде?! Әле яз көне генә чәйнек откан иде бит! 
– Бу юлы да кызым белән улым, әйдә, әни, тагын җибәреп карыйк квитанцияне, диделәр. Кызыгы да шунда бит инде! Тик бу юлы да отармын дип, бөтенләй өметләнмәдем дә. Газетада исем-фамилиямне күргәч, шаккаттым. Әлбәттә, бик күңелле булды. «Яшел Үзән»не «Идел ягы»ннан бирле алдырабыз, район газетасыннан башка, булмый да инде ул. Шундый бүләкләр белән шатландыруыгыз өчен бик зур рәхмәт! Алга таба да укучыларыгызны шулай бәхетле итеп, озак еллар күп тиражлы булып яшәргә язсын «Яшел Үзән»ебезгә! – дип, рәхмәт сүзләре белән матур теләкләрен дә җиткерде Зөлфия ханым.
Үзегезгә дә рәхмәт! Укучыларыбызның шатлыгын күрү безгә биш­ләтә рәхәт, безнең белән булыгыз!

Реклама

6+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев