Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәннең яшь спортчылары спорт гимнастикасы буенча Россия яшьләренең V җәйге спартакиадасында уңышлы чыгыш ясады

Спартакиадада Россия Федерациясенең 42 субъектыннан 170 иң көчле гимнаст катнашты. ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының «Олимпия резервының 1нче спорт мәктәбе» МБУ тәрбияләнүчеләреннән торган спорт гимнастикасы буенча Татарстан Республикасы җыелма командасы команда беренчелегендә спартакиада җиңүчесе булды.

Җыелма команда составына түбәндәгеләр керде: Новиков Даниил, Родионов Кирилл, Иванов Богдан, Назаров Михаил - Яшел Үзән шәһәренең 11нче мәктәбе спортчылары.

КМС программасы буенча шәхси күп төрле ярышта Новиков Даниил беренче урынны алды.

8 комплект медальдән Яшел Үзән гимнастлары 6 алтын һәм 1 көмеш медаль яулады.

Бу тату, бердәм команданың зур уңышы һәм тренерлар - Хисамов Илгиз Мансур улы һәм Суконнов Артем Сергеевичның казанышы, көндәлек эшләре нәтиҗәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев