Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәннең яшь геологлары беренче

Кичә Яшел Үзәннең "Мамонты" дип аталган Беренче лицей җыелма командасы мәктәп укучылары арасында үткәрелгән геологик кейсларны чишү буенча "Case-Югео-2019" IV республика ачык чемпионатында чыгыш ясады.

Ул Казан федераль университетының Геология һәм нефть-газ технологияләре Институты тарафыннан оештырылган һәм үткәрелгән иде.
12 команда арасыннан Яшел Үзән яшьләре беренчелекне алды. 
Биредә алар Нефть чыгару җайланмасы макетын тәкъдим иттеләр. Аны команда капитаны Сергей Вахрамеев әтисе белән берничә кич әзерләгән: пар парафинны эретеп, нефть буларак агып чыга икән. 
Укучыларның әти әниләре, бигрәк тә Сергейның әнисе Фирая Вахрамеева география укытучысы Мария Костюкка һәм Яшел Үзәннең беренче лицей администрациясенә, геология белән мавыгучы укучылар арасындагы чемпионатта чыгыш ясау мөмкинлеге биргәннәре өчен рәхмәт белдерә. 
- Балалар башкаладан бүләкләр белән кайттылар. Барысы да бик канәгать калды, - ди Фирая ханым.
Яшь геологларга уңышлар, яңа үрләр яулауларын теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев