Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Яшел Үзән»нең тугры юлдашчысы - журналистыбыз, хөрмәтле Әлфия Зыякаеваның гомер бәйрәме – юбилее

Бүген, редакциябездә ачылган көненнән бирле, алай гына да түгел, районнның татарча басмасы дубликат булып чыккан вакытлардан бирле яратып хезмәт итүче, «Яшел Үзән»нең тугры юлдашчысы - журналистыбыз, хөрмәтле Әлфия Зыякаеваның гомер бәйрәме – юбилее!

Әлфия апа! Коллективта синең кебек кешеләр булганда, тәҗрибәле ышанычлы терәк барлыгын тоясың. Чөнки син олы йөрәкле һәм зирәк, шулай ук миһербанлы һәм киң күңелле кеше!

Без сине туган көнең белән ихлас котлыйбыз! Сәламәтлек һәм яшьлек дәрте сине беркайчан да ташламасын, алга таба да тормыш сынауларына бирешмичә, якыннарыңның җылысын тоеп, күңел күтәренкелеге белән яшәргә язсын! Яраткан эшең шатландырып, үткен каләмең астыннан язмаларың туып торсын, иҗат чишмәң саекмасын.

... яшең белән котлап,
Зур бәхетләр сиңа телибез.
Үзең кешелекле булган өчен,
Олылыйбыз бүген сине без.

Хөрмәт итеп, «Яшел Үзән» газетасы редакциясе коллективы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев