Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәннең «Орфей» студиясе «Россия К» телеканалында

«Россия К» хәбәр итүенчә, 9 октябрьдә телеканал балалар һәм яшүсмерләр биюләре турында «Большие и маленькие» дигән яңа проектны төшерә башлый.

Өч төрле программа, өч хореографик юнәлеш: классик, заманча яки халык биюе, зур һәм кече шәһәрләрдән - Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан алып Яңа Уренгой һәм Очамчирга (Абхазия) кадәр 30 коллектив һәм солист катнашачак биредә. 
Яшел Үзәнне әлеге проектта «Орфей» хореография коллективы тәкъдим итә. 
Татарстан данын яклаучы биш коллектив белән беррәттән, безнең «Орфей» федераль телевидениедә үз биюен күрсәтәчәк. 
Проектның алып баручысы - Россиянең халык артисткасы, Россия Зур театрының прима-балеринасы, Ла Скала театрының этуале Светлана Захарова. Бу хакта безгә Яшел Үзән муниципаль район Советының матбугат хезмәте хәбәр итте. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев