Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәннең кибет киштәләре буш дигән сүз - дөреслеккә туры килми

Бу көннәрдә халык кырылып китеп кибет киштәләрен яулый.

Иң мөһим булган азык-төлек һәм гигиена әйберләрен алып калырга тырыша. Халыктагы паника коронавирус авыруы белән бәйле. Әле ел башында гына бу зәхмәт хакында телевизордан карап кына ишеткән булсак, бүген хәл үзгә. Республикада кертелгән төрле чикләүләр дә халыкны хафага сала.
Кибет киштәләренең бушап калуы турында хәбәрләр килеп кенә тора. Ә Яшел Үзәндә вәзгыять ни хәлдә соң? Без шәһәр кибетләренә, сәүдә үзәкләренә күзәтү ясадык. Чынлап та, гадәттәгегә караганда, кибет-базарларда сатып алучылар күбрәк. Бигрәк тә, ярмалар, он, шикәр комы, консерва киштәләре тиз бушый. Әмма озакка түгел.

Әле кичтән бушап калган кибет киштәләре бүген мин кергәндә янә тулып ята иде. Халык яратып ала торган бөтен төр продукция дә бар.

-Күршемнең сүзен тыңлап, кичә үк ярмалар, шикәр комы һәм башка кирәк-ярак алып куйдым инде. Бетә дип курыкмыйм, шулай да, шикләнү бар. Аннары без бит паникага бирелүчән халык, кеше сүзен тыңлыйбыз. Бүген исә, хәл ничегрәк икән дип кенә, вак-төяк алырга килдем. Бар да бар, Аллаһка шөкер, - дип фикерләре белән уртаклаша Тургенев урамында яшәүче Фәүзия Вәлиуллина.

Кибеттә халык шул ярмалар тирәсендә күбрәк чуала. 1-2 килолап кына алучылар да бар.

-Аеруча өлкән кешеләр бик тиз ышанучан. “Сарафан” радиосы шәп эшли аларның. Әнием үзе чыгып йөри алмый, шуңа да кибеткә мине җибәрде. Күпме алып куярга була соң ул азык-төлекне? Аз-маз җыям инде, - дип сөйли Маргарита Петрова бу хәлгә гаҗәпләнеп.


Бер сәгатьтән мин бу кибеткә янә кердем. Ярмалар киштәсе кабат бушап калган иде. Бу хәлгә гаҗәпләнеп, кибет директорына мөрәҗәгать иттем.

-Без товарны алып кайтабыз, әмма киштәләргә урнаштырып өлгерә дә алмыйбыз. Шушы бер-ике көн эчендә генә дә 1 тонна шикәр комы саттык. Азык-төлек җитәрлек, ажиотажны халык үзе тудыра. Әле менә ярмалар беткән икән, азрак сабыр итәргә генә кирәк. Күпмедер вакыттан янә чыгачак. Кеше факторы турында да онытырыга ярамый, - дип белдерде ул.

Тагын бер кат әйтәбез: азык-төлек республикада җитәрлек. Интернет аша төрле төркемнәрдән җибәрелгән ялган, фейк хәбәрләргә, зинһар, ышанмагыз!
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республикада азык-төлек запасы ике айга җитәрлек, дип белдерде.
Республика үзебездә җитештерелгән продуктлар хисабына халыкны тулы күләмдә азык-төлек белән тәэмин итә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев