Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәннең кайсы урамнарында вакытлыча газ бирү туктатыла?

“Яшел Үзән газ” предприятиесе хәбәр иткәнчә, 22 июльдә 9.00дән 15.00 сәгатькә кадәр газүткәргечтә ремонт эшләре белән бәйле рәвештә, Гагарин урамындагы 13нче торак йортта, 108 абонентка газ бирү вакытлыча туктатылачак. 23 июльдә 9.00дән 16.00 сәгатькә кадәр Энгельс урамындагы 11 һәм 13нче торак йортларда газ белән тәэмин итү туктатылачак.

 Бу 234 абонентка кагылачак дигән сүз.
Халыкка газ краннарын ябарга һәм куркынычсызлык техникасын үтәргә киңәш итәләр. Газ приборларын кабат эшләтеп җибәргәндә, бинаны җилләтергә, эксплуатацияләү газ хезмәте хезмәткәрләренә өйгә керүне тәэмин итәргә кирәк.
Газ исе килсә, кичекмәстән газ приборларын куллануны туктатырга, краннарны ябарга, бүлмәләрне җилләтергә, тәрәзәләр яки форточкалар ачарга, авария хәлендәге газ хезмәтен түбәндәге телефоннар буенча чакыртырга кирәк: 04; 104; 112. Ут яндырмаска, электр яктырткычларын һәм электр приборларын кабызмаска һәм сүндермәскә, тәмәке тартмаска, электр шалтыратуларыннан файдаланмаска киңәш ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев