Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәннең "Каенлык" паркында дзюдо буенча балалар турниры узды

Казан олимпия резервы училищесында дзюдо осталыгын дәвам итүче Яшел Үзән көрәш мәктәбендә тәрбияләнүчеләр, ТР җыелма командасы спортчылары Тимофей Марюшин, Владислав Кисляков, бертуган Севелировлар һәм Николаевлар күрсәтмә номер белән чыгыш ясады, шулай ук ярышларда катнашты.

2013-2014 елларда туган малайлар һәм кызлар арасында иң көчлеләрен һәм җитезләрен тугыз авырлык категориясендә ачыкладылар. Балалар бик кирәкле ярыш тәҗрибәсе алды, җиңүләрнең тәмен тойды һәм тренерларын -Андрей Николаев, Равил Сираҗиев, Тойчубай Сапаров, Илшат Хәлиуллинны һәм әти-әниләрен яңа уңышлар белән сөендерде.

 

Балаларны, яшь дзюдочыларны дзюдо буенча Татарстан Республикасы җыелма командасы баш тренеры, дзюдо буенча Россиянең Атказанган спорт мастеры, Россиянең атказанган тренеры Владимир Драчко бәйрәм белән котлады, лаеклы медальләр, грамоталар һәм бүләкләр тапшырды.

Бу хакта район Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев