Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәннең иң кәттә тракторы

Игътибар иткәнегез бармы икән, Яшел Үзән урамнарында еш очратырга була аны. Чөнки әлеге «Беларус МТЗ-82.1» тракторы транспорт ташкыны арасында үзенчәлекле булуы белән аерылып, ирексездән күз карашын үзенә тартып тора.

Һәрвакыт чип-чиста итеп юылган, матур итеп бизәлгән, «литой» дисклар, неон утлары белән игътибарны җәлеп итүче әлеге техниканың хуҗасын да күрәсе килү теләге күптәннән бар иде инде. «Бирәм дигән колына – чыгарып куяр юлына» диләрме әле? Вәт, нәкъ шулай, барасы юлымда ук туктаган иде. Мин инде, әлбәттә, үземне кызыксындырган шундый «чудо» яныннан тыныч кына узып китә алмадым, телефонымны чыгарып фотога төшерә башладым. Тракторы янында кайнашкан чит кешене күреп, хуҗасы да килеп басты. Ул бик ачык, сөйләшергә ялындырып тормый торган, ә иң мөһиме үзебезнең татар кешесе булып чыкты һәм безнең арада шундыйрак әңгәмә бәйләнеп китте:
– Сер булмаса, әйтегез әле, кайсы яклардан сез?
– Татар Исламыннан Илфат Садыйков булам.
– Эш «атыңны» болай бизәргә нәрсә илһамландырды?
– Кечкенә чакта авыл малайлары велосипедларны бизи идек. И ярата идек, и горурлана идек, и кадерле иде ике көпчәкле дусларыбыз! Менә хәзер дә бик яратам тракторымны, эшемне дә яратам. Яратмасам шулай бизәп йөрер идеммени?! Тау Илендә механизатор булып эшләүче абыйның да техникасы шундый, матур.
– Эшен яратучы кадрлар сирәк хәзер. Кайда эшлисез?
– Шәһәрне чисталыкта тотабыз, Коммуналь хуҗалыкта эшлим.
– «Беларус»ыңны көн саен диярлек күрәм һәм ул һәрвакыт ялт иткән, чип-чиста?
– Мин бит аны төнлә йокламыйча да барып юып кайтам!
– Абыегыз кебек авылда калу теләге булмадымы?
– Армиягә кадәр авылда эшләдем мин. Аннан кайт­кач,  менә Яшел Үзәнгә килеп урнаштым. Бу техникада биш еллап эшлим. Бәхетемне дә шушында таптым, ике улыбыз бар, Аллаһка шөкер.
– Балаларыгызга да техника «җене» кагылганмы?
– Зурысына, чынлап та, кагылган! Кечкенәсе әлегә телефонга мөккибән.
– Сезгә «молодец» һәм әңгәмәгез өчен рәхмәт! Коммуналь хуҗалык сезнең кебек эшен яраткан һәм техникасын чәчәк итеп карап һәм саклап (кабинасын кереп карагач, ялгыш кына ишеген катырак ябылган ахрысы, әкренрәк, ул сезгә суыткыч ишеге түгел, диде) кына тоткан хезмәткәрен кулында гына күтәреп йөртсен инде! Уңышлар!

Автор фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев