Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәнне чиста итәбез!

"Тарихи хәтер" («Историческая памят») партия проекты кысаларында Яшел Үзәннең "Бердәм Россия Яшь гвардиясе" катнашында контр-адмирал Д.Д. Рогачев хөрмәтенә истәлекле обелиск территориясендә җыештырдылар.

1929 елда Рогачев М. В. Фрунзе исемендәге Хәрби-диңгез училищесын тәмамлый. 1942 елның февраленнән Идел хәрби флотилиясе командующие була, 1943 елның июленнән ВМФ кораблары отряды белән җитәкчелек итә. Бөек Ватан сугышында контр-адмирал Рогачев җитәкчелегендәге Волжск флотилиясе Сталинград оборонасында мөһим роль уйнады. Дмитрий Рогачев Яшел Үзән тормышында актив катнашкан, аның исеме белән шәһәрдә урам аталган һәм 4нче мәктәп атаклы хәрби җитәкче исемен йөртә.

Партиянең Яшел Үзән җирле бүлеге, "Жуковское-1" беренчел бүлеге һәм "МГЕР" активистлары, кирәкле инвентарь белән коралланып, территорияне тәртипкә китерделәр - коелган яфрак һәм чүп-чарны җыештырдылар, һәйкәлне юдылар. Чиста һәм тәртипкә китерелгән территория скверда ял итүчеләрне шатландыра.

ЗМР матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев