Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәннең булачак фермерларына

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы крестьян-фермер хуҗалыкларын сайлап алу буенча конкурс башлану турында игълан итә.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «2017-2020 елларга Татарстан Республикасында яшь фермерларга ярдәм» ведомство программасында катнашучы крестьян-фермер хуҗалыкларын сайлап алу буенча конкурс башлану турында игълан итә. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәт хәбәр итте.

Конкурска гаризалар һәм документлар 3 апрельдән 3 майга кадәр Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында  кабул ителә. Адресы: Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеев ур., 36 йорт, 3 нче кат, каб. 302.

Кабул итү вакыты: эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр.

 

Грант бирү тәртибе һәм документлар рәвешләре турындагы мәгълүмат http://agro.tatarstan.ru  сайтында  урнаштырылган.

 

Фото: http://airat-hairullin.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев