Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәннең Бөек Ватан сугышы ветераннарына Җиңүнең 75 еллыгына 75 һәм 50 шәр мең сум акча биреләчәк

Бер тапкыр түләнә торган акчага 33 меңнән артык кеше дәгъва кыла, Аларга 75 һәм 50 мең акча тиешле.

Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге Бөек Ватан сугышы ветераннарына Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, 1,9 млрд сум түләргә планлаштыра. Бу хакта бүлекчәнең идарәчесе Эдуард Вафин ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта әйтте. 
"Без республикада бу (бер тапкыр) түләүгә дәгъва кылучылар 33 мең 209 кеше булачак, дип санадык. Шулардан, 8801 кешегә - 75 мең сум һәм 24 мең дә 408 кеше - 50 мең сум тиешле», - диде Вафин. 
Узган җомгада, 7 февральдә, Россия Президенты Владимир Путин Бөек Ватан сугышында катнашучыларга бер тапкыр түләнә торган түләү турында указга кул куйды. Инвалидларга, Бөек Ватан сугышы ветераннарына, Ленинград блокадасында булганнарга, балигъ булмаган концлагерь тоткыннарына һәм аларга тиңләштерелгән категорияләргә түләү 75 мең сум тәшкил итәчәк. Тыл хезмәтчәннәре, балигъ булган концлагерь тоткыннары 50 мең сум алачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев