Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәннең 40ка якын белем бирү оешмасында җитешсезлекләр төзәтелгән

Яшел Үзән мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларындагы җитешсезлекләрне төзәтү өчен 5,5 млн сум тотылган.

20 мәктәптә, 18 балалар бакчасында һәм иҗат үзәгендә Госпожнадзор һәм Роспотребнадзор язмаларында күрсәтелгән җитешсезлекләр төзәтелгән. Бу хакта “Новости Зеленодольска” газетасы хәбәр итә.

Әлеге җитешсезлекләрне төзәтү өчен, 5,5 миллионнан артык акча тотылган. 135 мең сум шәһәрнең 4нче һәм 7нче мәктәпләрендә, шулай ук Әйшә һәм Раифа мәктәпләрендә универсаль спорт мәйданчыкларын төзекләндерүгә тотылган. 900 меңнән артык акча авыл балаларын йөртүче 12 мәктәп автобусына тахографлар кую өчен бүленгән.

https://www.tatar-inform.ru/upload/image/2018/08/25/0051.jpg

Иҗат үзәгендә балет классын җиһазландыру өчен, 67,6 мең сум кирәк булган. 14 нче лицейның спорт залы төзекләндерелгән. Төзүчеләр тәрәзәләрне алыштырган, идәннәрне өлешчә төзекләндергән, диварларны буяганнар. 1нче лицейның туклану блогында эшләр төгәлләнеп килә – анда торбаларны, ишекләрне алыштыралар, идәннәргә һәм диварларга плитә беркетәләр. Хәзер юу бүлеге санитария нормаларына һәм таләпләренә туры киләчәк.

https://www.tatar-inform.ru/upload/image/2018/08/25/0052.jpg

Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларын капиталь төзекләндерү республика программасы кысаларында, бюджеттан 63 миллионнан артык акча бүленгән. “Золотой колосок” исемле 23нче балалар бакчасы өчен муниципаль бюджеттан өстәмә 9 миллион бирелгән. Монда фасад үзгәргән, төркемнәрнең интерьерлары яңарган, аш-су бүлмәсе, медицина кабинеты һәм кер юу бүлмәсе яңа җиһазлар белән тулылынган.

Мәгълүмат «Татар-информ» агентлыгыннан алынды.

Фото: zpravda.ru

Фото: zpravda.ru

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/26/170374/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев