Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәннең 4 нче мәктәбе укучылары регионара яшьләр социаль проектында катнашты

«Бөек Ватан сугышының тере тарихы...» проекты ЯҮМРның «Исток» яшьләр клублары берләшмәсе һәм Волжск шәһәренең патриотик тәрбия үзәге тарафыннан тормышка ашырыла.

Проектта катнашучылар җиһазлар, тавыш аппаратурасы, корал макетлары һәм 1935 елгы үрнәктәге совет хәрби формасын сатып алганнар, сценарийлар төзегәннәр.

Сентябрьдә алар дәресләр һәм репетицияләр, герой-якташлар батырлыкларына балалар-яшүсмерләр хәрби-тарихи реконструкция үткәрделәр. Марий Эл Инерымбалы авылында Бөек Ватан сугышында катнашучыларга реконструкцияләнгән һәйкәл ачу тантанасында катнаштылар.

Реконструкцияләрдә Волжск шәһәренең 2 нче мәктәбе, Мамась урта мәктәбе, Яшел Үзән шәһәренең 4 нче мәктәбе һәм 450 дән артык тамашачы катнашты. Проект яшьләрне патриотик тәрбияләүнең яңа формаларын үстерү һәм популярлаштыру, Бөек Ватан сугышы геройлары истәлеген мәңгеләштерү максатында гамәлгә ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев