Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел үзәнлеләрне Зеленодольск муниципаль районы мөхтәсибе, имам-хатибы котлавы

Яшел Үзән муниципаль районы мөхтәсибәте һәм шәхсән үз исемемнән мөбарәк бәйрәмнәребезнең берсе булган Корбан гаете белән котлыйм!

Корбан гаете, Ислам динендәге башка бәйрәмнәр кебек үк, күркәм гамәлләр кылуны, рухи чисталыкка ирешүне һәм гөнаһларыбыз ны ярлыкауны чагылдыра. Бу мөбарәк бәйрәмебез уңаеннан мөселман кардәшләребезгә, олы буын вәкилләренә, мохтаҗларга битараф калмас ка, игътибарлы булырга иде. Тормышта, матди байлыктан бигрәк, якыннарыңның җылы мөгаләмәсе күпкә кыйммәтрәк.
Корбан чалу – кешеләр өчен Аллаһ тарафыннан билгеләнгән, пәйгамбәрләр кылган вә безгә кушып калдырылган изге гыйбадәтләрнең берсе. Әлеге бәйрәм көннәрендә Аллаһ Тәгаләнең бөеклегенә, исламның хак дин булуына тагын бер кат инанабыз. Мөселманнар, Ибраһим пәйгамбәребезнең (г.с.) юлын дәвам итеп, рухи-әхлакый камиллеккә, бер-берсенә хәерхаһлы булуга ирешә.
Аллаһы Сөбханәһү вә Тәгалә һәрбарчабызга да күңел тынычлыгы, иман байлыгы, бәрәкәтле озын гомерләр насыйп итсен. Кылган догаларыбызны, изгелекләребезне, биргән сәдакаларыбызны, һәм дә инде, чалган корбаннарыбызны кабуллардан кылсын!
Габделхәмит Зиннәтуллин,
Зеленодольск муниципаль районы мөхтәсибе,
имам-хатиб.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев