Яшел үзәнлеләрне талпаннарның сезонлы активлыгы турында кисәтәләр
Җылы көннәр килү белән талпаннар тешләү белән бәйле беренче мөрәҗәгатьләр теркәлгән.
- Куркыныч йогышлы авыруларны: талпан вирусы энцефалиты, боррелиозы һ.б. ларны таратучы талпаннарның активлыгы сезоны башлана, - дип кисәтә ТР буенча Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Яшел Үзән районындагы территориаль бүлеге башлыгы Екатерина Агеева. - Күпьеллык күзәтүләр буенча талпаннарның активлыгының ике вакыты билгеләнә: беренчесе - май урталарында һәм июнь уртасына кадәр, икенчесе - август башыннан һәм сентябрь азагына кадәр.
Иң яхшы саклану - профилактика. Роспотребнадзор күрсәтмәләрен үтәгез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев