Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел үзәнлеләрне котлыйбыз

Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә 2018 елның 18 мартында Россия Федерациясе Президентын сайлауга әзерлек һәм аны уңышлы үткәргәннәре өчен түбәндәге хезмәткәрләр Татарстан Республикасының Үзәк сайлау комиссиясенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр:

– Бибинур Шәңгәрәева,  Яшел Үзән районының 1545нче участок сайлау комиссиясе рәисе;

 

– Радик Хиялиев, Яшел Үзән шәһәрнең 1521нче учас­ток сайлау комиссиясе рәисе.
Татарстан Республикасы сайлау системасын үстерүгә зур өлеш кертүләре өчен Татарстан Республикасы үзәк сайлау комиссиясенең Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр:
– Ирина Әхмәтшина, Яшел Үзән районының 1541нче участок сайлау комиссиясе рәисе;
– Зөләйха Җәләлиева, Яшел Үзән шәһәренең 1530нчы участок сайлау комиссиясе рәисе.
Сайлауны оештыру һәм үткәрүгә өлеш кертүе өчен Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең  күкрәк билгесе белән бүләкләнде:
– Эльвина Латыйпова,  Яшел Үзән районының 1539нчы участок  сайлау комиссиясе рәисе.
Озак еллар намуслы хезмәте, үрнәк  хезмәт дисциплинасы,  үзенең хезмәт вазифаларын намуслы башкаруы һәм хәрби комиссариатлар оешуга 100 ел тулу  уңаеннан ТР хәрби комиссариатының Рәхмәт хаты белән  бүләкләнде:
– Александр Старостин,

Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең  беренче  урынбасары;
Җирле үзидарә органнарында  озак еллар намуслы эшләве, югары профессионализмы һәм җаваплылыгы өчен, юбилее уңаеннан ТР Яшел Үзән муниципаль район башлыгының Мактау грамотасы белән  бүләкләнде:
– Марина Примак,  Яшел Үзән муниципаль район  Советы аппаратының документлар әйләнеше һәм гражданнар  мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе;
Яшел Үзән муниципаль районы икътисады үсеше өлкәсендә озак еллар нәтиҗәле эшләгәне һәм юбилее уңаеннан бүләкләнде:
– Сания Нуриева
, Яшел Үзән  муниципаль район  Башкарма комитетының социаль-икътисад фаразы һәм анализы  бүлегенең баш белгече.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев