Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел үзәнлеләрне депутатлар кабул итә

Декабрь башында берничә депутатка сорауларыгызны бирә аласыз.

1 декабрьдә 15.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рүзилә Тимергалиева дистанцион кабул итәчәк.


2 декабрьдә 10.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр гражданнарны дистанцион кабул итү РФ Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдиновта узачак.


3 декабрьдә сәгать 10нан 12.00гә кадәр VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Юрий Камалтынов кабул итәчәк.


Булган мөрәҗәгатьләрне һәм сорауларны сез җирле “Бердәм Россия” иҗтимагый кабул итү бүлмәсе аша түбәндәге телефон буенча бирә аласыз: 8(84371) 4-22-52, шулай ук zelendol@tatarstan.er.ru. электрон почтасы аркылы юлларга мөмкин.

Алдан билгеләнгән вакытта депутатлар һәр мөрәҗәгать итүче белән элемтәгә керәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев