Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел үзәнлеләрне бозга чыгу куркынычы турында кисәтәләр

Яз иртә килде. Алдагы елларда әле март башында боз кичүе аша рәхәтләнеп йөргән булсак, бүген хәл башкача. Сак бул.

Язгы боз ястык калынлыгы булса да, ышанма, ди халык. Шуңа да Яшел Үзәннең ЮХИДИ һәм сулыкларда коткару җәмгыяте хезмәткәрләре көн саен район акваториясенә патрульгә чыга. Февраль һәм март айларында чагыштырмача күпкә җылы һава торышы саклануга карамастан, балыкчыларның үз туксаны туксан: Идел һәм Зөядә бик тиз боз эресә дә, балык тотарга батырчылык итәләр.

Һава температурасы климат нормаларыннан күпкә югары һәм фаразлар буенча, плюс күрсәткечләре төнлә дә сак лана. «Бу, әлбәттә, боз сыйфатына йогынты ясый, кайбер районнар өчен бу аеруча куркыныч тудыра», – дип сөйли Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе Яшел Үзән бүлеге җитәкчесе Сергей Евсеев. Соңгы мәгълүматлар буенча, Зөядә бозның калынлыгы 20 см тәшкил итә, елга үзәне буйлап М7 трассасы аша күпер астында ярыклар, ерганаклар бар. Иделдә исә, боз көпшәкләнгән, калынлыгы – 30 см.

Газетаны җибәрәсе көнне генә Васильевода коткарылган балыкчы турында хәбәр килеп иреште. Күпме генә аларны кисәтеп торсак та, дистәләгән балыкчы Иделдә яраткан шөгыленә керешкән. Авыр киемнәрдән, борау күтәреп баручы бер балыкчы боз астына төшеп киткән. Бәхеткә коткаручылар ерак булмаган, ярдәмгә ашыккан. Язгы боздан курык маучы судан мөстәкыйль рәвештә чыга алган. Шулай да, берничә минуттан үлем капкынына эләгүен тиз аңлап алган. Коткаручылар якынлаша барган саен, ул янә боз астына төшеп киткән. Бәхеткә, ярдәм кулы сузучылар янәшә генә булган. Бу хакта «Народная газета Васильево» хәбәр итә.
Урамда яңгыр ява, 6-7 градус җылылык һәм боз өстендәге һәр адым соңгысы булыр га мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X