Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәнлеләр, якташыбыз өчен тавыш бирәбез: рәссам Константин Васильев җиңүгә лаек!

ТАССР оешуга 100 ел тулуны бәйрәм итү алдыннан, туган төбәгебезне саклаган, төзегән, үстергән, таныткан, олылаган күренекле шәһесләр өчен тавыш бирү башланып китте.

Республиканың һәр районында үз эшләре, җиңүләре һәм казанышлары белән дан тоткан, кече ватаннарын һәм бөтен Татарстанны таныткан каһарманнар бар. 
Районыбыздан әлеге исемлеккә рәссам Константин Васильев кертелде. Ул 400дән артык рәсем һәм графика әсәре: портрет, пейзаж, сюрреалистик композиция, риваяти, мифологик жанрлардагы картиналар иҗат итте. 
Васильевның танылган эшләре арасында - "Русь былинная" һәм "Кольцо Нибелунга" цикллары, Бөек Ватан сугышы турында картиналар сериясе, график портретлар, шулай ук рәссамның соңгы эше - "филин белән кеше" цикллары исәпләнә. 
Константин Васильев Адыгеянең Майкоп шәһәрендә туган, Васильево бистәсенә бергә килгән. 
Константин Васильев Адыгеяда Майкоп шәһәрендә туган. Бөек Ватан сугышыннан соң әтисе биредәге Пыяла заводына эшкә җибәргәнлектән, гаилә Васильево бистәсенә күченеп килә. Шулай итеп, Васильев Яшел Үзән җирендә иҗади шәхес буларак формалаша һәм үсеш ала. 

Константин Васильевка дан, шөһрәт аның аянычлы үлеменнән соң килә. Ул 1976 елда поезд астында калып һәлак була. Константинны Васильево бистәсендә күмәләр. 
Аның 1949 елдан 1976 елга кадәр яшәгән йортында хәзер музей оештырылган. 
"Константин үзенең теләк - өметләрен, тойгы һәм фикерләрен иҗат җимешләрендә чагылдырырга ашыкты. Кызганыч, кешегә күпме гомер бирелүен беркем дә белми шул. Әмма һәрчак картиналар ясау өстендә эшләргә, аларны кешеләр, гади халык игьтибарына тәкьдим итәргә, ә алар үз чиратында, фикерләрен белдерәчәк, кирәкме алар яисә юкмы икәнлеген әйтәчәк, дип кабатлый торган иде Константин. Замандашлары аның әсәрләрен аңламаска да мөмкин, чөнки рәссам бүгенге көннән күпкә алдан барырга һәм алга таба күрергә тиеш. Үзенең картиналары белән ул канәгать түгел иде. Вакыты булса, барысын да яңадан күчереп ясар идем, дип әйтә иде. Ләкин аның моңа вакыты җитмәде", - дип сөйли рәссамның әнисе Клавдия Парменовна. 
Атаклы якташыбыз өчен http://100.tatarstan.ru/rus/golosovanie-za-vidayushch.. сылтамасы буенча кереп тавышыбызны бирәбез. Ул, һичшиксез сезнең ярдәмгә, игьтибарга мохтаҗ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев