Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел үзәнлеләр «Тоталь диктант» язды

Тоталь диктантны быел 13 апрельдә Россиянең 1100 шәһәрендә һәм 80 илдә яздылар. 

Яшел Үзәндә диктант язу мәйданчыгы итеп быел 9нчы лицей билгеләнгән иде. Үзенең грамоталыгын, белемен тикшереп карау өчен 100гә якын кеше килде. Алар арасында әти-әниләр, укытучылар, рус телен яратучылар бар иде.
Диктантны төрле яшьтәге теләсә кем яза алды. Бу юлы Павел Басинскийның «Ловец душ» әсәре ярдәмендә үзеңне сынап карарга мөмкин иде. Әти-әниләр өчен тестны язу әллә ни авырлык тудырмаган. Әмма тыныш билгеләрен куйганда уйланырга туры килгән.
– Бәлки ул шуның белән дә катлаулыдыр, автомат рәвештә генә тыныш билгеләрен куймыйсың, ә уйларга да кирәк. Мондый форматта диктант язуда беренче генә тапкыр катнашуым. Ике кызым да шушы лицейда белем ала. Грамоталыгымны тикшереп карау мөмкинлеге булгач, кулдан ычкындырмадым инде һәм үзем өчен дә бик кызыклы булды, – дип сөйли Далия Хафизова.
Диктант нәтиҗәләре 17 апрельдән соң Тоталь диктант сайтында (totaldikt.ru)  билгеле булачак. Тоталь диктант – җәмгыяви проект. Ул ТР Президенты грантлары фонды ярдәме белән оештырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев