Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел үзәнлеләр "Татарстанның чиста урманнары" өчен

«Татарстанның чиста урманнары» республика табигать саклау акциясе кысаларында Яшел Үзән урманчылыгы, «Яшел Үзән урманчылыгы» тәҗрибә урман хуҗалыгы хезмәткәрләре Яшел Үзән участок урманчылыгының 117нче кварталында өмә оештырдылар.

Акциядә Яшел Үзән медицина һәм механика көллияте студентлары катнашты. Уртак көч белән 4 кубометрдан артык көнкүреш чүп-чары җыелды.

Акция Октябрьский бистәсендә дә узды, анда урман хуҗалыгы хезмәткәрләренә җирле халык та ярдәмгә чыкты.

Акциядә барлыгы 50 кеше катнашты. 80 капчыктан артык чүп-чар җыелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев