Яшел үзәнлеләр күкрәк билгесе белән бүләкләнде
Яшел үзәнлеләрне – Бөек Ватан сугышы ветераннарын – Волгоград өлкәсе губернаторы Андрей Бочаровның “Сталинград сугышында Җиңүгә -75 ел” истәлек билесе белән бүләкләделәр. Аларны Анна Шило-Кумейко һәм Ходжа-Мурат Золоев алды.
Анна Ивановнаны фронтка 18 яше тулуга ук алалар. Сугыштан соң Одесса тимер юлында линиянең эчке эшләр бүлеге инспекторы һәм милиционеры булып эшли. Ходжа Мурат Золоев исә Сталинград сугышының эчендә кайный.
Бүләкләрне ияләренә район хакимияте вәкиле Гүзәл Нуриева һәм ветераннар советы әгъзасы Ренат Шәрипов тапшырды.
Фото http://vpravda.ru
Фотолар ЯҮМР Советы сайтыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев