Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

 Яшел үзәнлеләр Казан-Зөя электричкасында табиблардан консультацияләр ала алачаклар

Акция сишәмбе, 28 июньдә, шәһәр яны поездларында узачак, дип хәбәр итә «Содружество» компаниясе матбугат хезмәте.

"Программада - артериаль кан басымын үлчәү, тән массасы индексын билгеләү, шулай ук скандинавия йөреше буенча мастер-класс булачак һәм табиблар сәламәт туклану, тәмәке тартудан баш тарту, коронавирустан вакцинация ясау турында да косультация уздырачак", - диелә хәбәрдә.

Үз сәламәтлегеңне 10:27 сәгатьтә кузгалучы 6356нчы номерлы Казан - Зөя электричкасында, шулай ук 12:31 сәгатьтә кузгала торган 6355нче Казан -Зөя шәһәр яны поездының беренче вагонында тикшерергә мөмкин булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев