Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

Яшел үзәнлеләр игътибарына: картадан блокировканы ничек алдыртырга?

-Картадан блокировканы банкомат аша алдыртып буламы?

Күптән түгел миңа билгесез номердан шалтыраттылар. Банкның иминлек хезмәте хезмәткәре исеменнән бер хатын-кыз  мошенникларның минем номердан акча алырга теләүләре турында хәбәр итте һәм шуңа күрә банкта минем исәп-хисапны “катырганнар”. Картадан блокировканы алдырту өчен  якындагы банкоматка барып, алар әйтеп торганны үтәргә киңәш иттеләр. Ул миннән пин-кодны хәбәр итүне сорагач, мин аның кемлеген аңладым һәм ялганчы трубканы үзе ташлады!

Лариса Артемьева

Газета укучының соравына эчке эшләр бүлегенең тикшерү бүлеге җитәкчесе Илшат Хәялиев җавап бирә:

-Сез бик дөрес эшләгәнсез. Андый очракта банк картасында күрсәтелгән учреждениегә үзеңә шалтыратырга кирәк. Әгәр дә банк картасына блокировка салынган булса, сезгә банкның үзенә барырга туры киләчәк. Башка ысуллары юк. Банкоматлар акча алу һәм күчерү өчен генә каралган. Банклардан смс кыска номерлардан килә һәм аларны рәсми сайтларга кереп тә ачыкларга була. Ә пин-код, паспорт мәгълүматларын хәтта банк хезмәткәре дә белергә тиеш түгел. Игътибарлы булыгыз,  билгесез затларга үзегез турындагы мәгълүматларны бервакытта да бирмәгез. Әгәр дә сезгә һәм сезнең якыннарыгызга карата законсыз гамәлләр кылына икән ул хакта полициягә хәбәр итәргә кирәк.

Лилиана Славкина.

Фото https://visti.pro/ru алынды.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X