Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел үзәнлеләр, игътибар, һава торышы бозыла

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе алдагы көннәрдә - 20-23 ноябрьдә, һава торышының сизелерлек үзгәрәчәге турында хәбәр итә.

Һава торышының көйсезләнүе Россиянең Европа территориясенә тирән циклон керүе белән бәйләп аңлатыла. Иртәгә, 21 ноябрьдә, юеш кар явуы күзәтеләчәк. 21екөнне юеш карны урыны белән, аеруча республиканың көнбатыш районнарында яңгыр алмаштыра. Буран булу ихтималы бар - күз күреме 500 метрдан да кимрәк булачак. Юлларда бозлавык, кар көртләре саклана.

22-23 ноябрьдә Татарстанда яңгыр яву ихтималы зур, җилнең тизлеге секундына 15-20, кайбер урыннарда 24 метрга кадәр җитә. !ава температурасы 0 градустан югары булачак.

Чыганак: интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев