Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел үзәнле иҗаты

Районыбызны электр энергиясе белән тәэмин итеп торучы хезмәт ияләренә бик рәхмәтле без. Бик җаваплы эшне  башкаралар алар. Бу шигыремне шушы һөнәр ияләренә рәхмәт сүзе буларак сезгә җибәрергә булдым.      

Яшәү бик кыен синсез...

 Электр энергиясен  көн саен кулланабыз,

Ансыз яшәү бигрәк кыен, аннан файда алабыз.

Электр энергиясе –төп чыганак,  ул  - әзер,

Аннан башка бер минут та тора алмыйбыз хәзер.

Ут бетте исә бөтен нәрсә хәрәкәттән туктала,

Утсыз яшәү  авырлыгын шуннан чамалап кара.

Гидроэлектростанцияләр гөрелдәп эшли генә,

Күпме чыганак кирәген үзләре генә белә.

Уйлап кара,кайда барма бөтен җирдә ут кирәк:

Яктырта да, җылыта да , мондый камиллек сирәк.

Холодилник, туңдыргычлар, кер юу машинасы,

“Индезитлар”,”Самсунглар” гөрләп эшли барысы.

Савытларны юа   әнием  “Бош”машинасы белән,

“Хаусвирт”ны кабызганда чип-чиста кала келәм.

Өй эчләре якты, ямьле электр нурларыннан,

Әнием пироглар пешерә,кинәнсен кулларыннан.

Маде ин Германи дигән “Слеменс”миче бездә,

Электр энергиясен кулланасыздыр сездә.

Энергияне кулланып, тиз пешерә ашларны,

Ит,яшелчә, ботканы, исемен русча да әйтим:

“Скороварка” диләр аны.

“Фея” дигән чәйнек –термос өстәлдә кайнап тора,

Шулар күпме көч суырганны счетчик санап тора.

Саный счетчик, көн-төн саный, башы әйләнеп бетә,

Шуларны уйлап карагач, минем дә исем китә.

Һәрбер өйдә, йортта,урамда, никадәр утлар яна,

Җир шары буйлап санасаң,саннар да җитмәс моңа.

Киловатт белән санасаң,шуны кушып карасаң,

Аң җитмәслек зур сан чыга ,менә сиңа фаразан!

Электр энергиясе    шундый   зур   көчкә   ия,

Нәрсәгә генә тотынма, һаман шуңарга тия.

Хәтта теш чистарткычлар да электр белән генә,

Чәч киптерәм, массаж ясыйм, кадак кагам,

Такта ярам, китап укыйм, хатлар язам электр ярдәмендә.

Телефоннан сөйләшәбез, телевизор карыйбыз,

Компьютердан үзебезгә кирәкләрне сайлыйбыз.

Тормышыбыз электрга шулкадәрле бәйләнгән,

Аннан башка торалмаслык, зарурлыкка әйләнгән.

Рәхәт заманда яшибез, бөтен җирдә электр,

Тик ул бетмәс байлык түгел, дустым,шуны белеп тор!

Аңлагыз шуны, дусларым,кадерләрен белегез,

Энергия бетеп китсә,тилмерербез үзебез!

Битарафлык бик куркыныч, исраф итү ярамый,

Кадерләп тотарга кирәк,бернигә дә карамый.

Көпә –көндез янып торган утларны күрсәң, сүндер!

Электр энергиясен   әрәм итмәскә күндер!

Электр энергиясе белән безне, тәэмин итүчеләргә,

Көн-төн эшләп,армый- талмый, хезмәт күрсәтүчеләргә,

Рәхмәтләрем иксез-чиксез, бәхетләр телим сезгә!
Электр энергиясен  өзлексез, биреп торыгыз безгә.

Аннан башка эшләр бармый, ансыз булмый да яшәп,

Электр энергиясен кулланып, яшәгәндә , тормыш – бик, бик Шәп!!!

                                                                                           Инсаф Мостафин,

Осиново мәктәбе укучысы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев