Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел үзәнлеләр ГТО кышкы фестиваленең зона этабында лидер булды

Исегезгә төшерәбез, ярышлар кичә "Маяк" спорт комплексында узды. Иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп, безнең район халкы республиканың иң көчле дүрт командасы арасында гомумкоманда зачетында беренче урынны яулады.

26 февральдә аларга яңадан үз осталыкларын күрсәтергә туры киләчәк, әмма инде финал этабында. Сүз уңаенда, ул да Яшел Үзәндә узачак. Бу юлы "Маяк" спорт комплексы бөтен республикадан 14 команда катнашачак: Яшел Үзән, Казан, Әлмәт, Яр Чаллы, Түбән Кама һәм Татарстанның башка муниципаль районнары. Командалар ГТО комплексының II-IX баскычларына карый торган 9 яшьтән 59 яшькә кадәрге катнашучылар тәкъдим итәчәк.

Татарстан Республикасы халкы арасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының кышкы фестивале ГТО Бөтенсоюз комплексын булдыруның 90 еллыгына багышланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев