Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел үзәнлеләр горурлыгы – Әхмәт Сираҗиев дөнья чемпионы

85 яшьлек Әхмәт Сираҗиев ветеран спортчылар арасында янә Дөнья чемпионы булды. Карашәм авылында туып үскән якташыбызның исеме Казан Мактау китабына кертелде. Ул ветеран спортчылар арасында Австрия, Норвегия, Бөекбритания, Канада, Швеция, Франция , Испания , Финляндия, Италия кебек илләрдә уздырылган дөньякүләм чаңгы ярышларында катнашып, җиңү яулый һәм алтын медальләр алып кайта....

85 яшьлек Әхмәт Сираҗиев ветеран спортчылар арасында янә Дөнья чемпионы булды. Карашәм авылында туып үскән якташыбызның исеме Казан Мактау китабына кертелде.

Ул ветеран спортчылар арасында Австрия, Норвегия, Бөекбритания, Канада, Швеция, Франция , Испания , Финляндия, Италия кебек илләрдә уздырылган дөньякүләм чаңгы ярышларында катнашып, җиңү яулый һәм алтын медальләр алып кайта.

Күптән түгел генә Венгрия башкаласы Будапештта өлкән яшьләрдәге ветеран спортчылар арасында йөгерү буенча дөнья беренчелегенә ярышлар булып узды. Анда 3000, 8000, 1500 метр озынлыгындагы дистанцияләрдә йөгереп, Әхәт абый бу ярышларның өчесендә дә җиңүче дип табылды һәм өч алтын медальгә ия булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев