Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел үзәнле яңа йөрәкле булды

Казанда Төбәкара клиник-диагностик үзәк табиблары йөрәк күчереп утырту буенча сигезенче операция үткәрделәр.

Шул рәвешле, Яшел Үзәндә яшәүче 61 яшьлек Илшат Шиһабетдинов икенче гомергә ия булды. Күчереп утыртуны ТКДҮнең «Кардиохирургия» юнәлеше җитәкчесе, РФ һәм ТРның Атказанган табибы Роин Джорджикия үткәрде.
- Мондый операция 4-5 сәгатькә якын дәвам итә. 6 сәгать - хәлиткеч вакыт, гәрчә донор органы махсус эретмәләрдә консервланган һәм суытылган булса да Шуннан соң
аны кулланырга ярамый – чөнки көтелмәгән хәл булырга мөмкин. Шуңа күрә бөтен процедура бик төгәл эшләнгән – органны алганнан соң, без аның операция бүлмәсендә күпме вакыттан соң булачагы турында төгәл беләбез. Бу вакытта без авыру белән эшли башлыйбыз инде. Донорның яшь кеше булуы бик әйбәт, тик дөнья практикасында һәм шулай ук россиялеләр арасында 60 яшьтә дә сәламәт йөрәккә ия булу мисаллары бар. Сигезенче трансплантация очрагында шулай булды да, — дип сөйләде ТКДҮнең генераль директоры Рөстәм Хәйруллин. "ГТРК Татарстан" мәгълүматлары буенча. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев