Яшел Үзәнле Роман Волчков ушу буенча Бөтенроссия ярышларында көмеш медаль яулады
Яшәеш

Яшел Үзәнле Роман Волчков ушу буенча Бөтенроссия ярышларында көмеш медаль яулады

Алар Мәскәүдә 23-27 апрельдә узган иде. Турнирда 600дән артык спортчы катнашты.

Татарстан Республикасы җыелма командасы составында Яшел Үзән ушу федерациясе вәкиле Роман Волчков чыгыш ясады. Ярышлар нәтиҗәләре буенча ул 9-11 яшьлек егетләр арасында юнчуньцуань программасында традицион спорт төрләре буенча көмеш призер булды.

Спортчыны һәм аның тренерлары Юрий Валерьянович Тимофеевны һәм Тимур Равил улы Шаһимәрдәновны лаеклы нәтиҗәләре белән котлыйбыз!


Нет комментариев