Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел үзәнле балигъ булмаган улын газаплауда шикләнелә

Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү органнары тарафыннан Яшел Үзән шәһәренең 37 яшьлек кешесенә карата РФ Җинаять кодексының 117 маддәсе 2 нче бүлеге (балигъ булмаган баланы җәзага тарту) җинаять эше кузгатылган.

Тикшерү версиясе буенча, 2019 елның сентябрь-ноябрендә шикләнелүче системалы рәвештә үзенең 2008 елгы улын кыйный. Мәктәптән малайның начар өлгереше турында килгән шикаятьләр һәм әтисенең сөяркәсе турында әнисенә җиткерәм, диюе кыйнауга сәбәп була. Көз көне, ир-ат аны канат кисәге белән кыйнаган, ә аннары үз гаражында бикләп куйган. Алга таба малай әнисенә булган хәл турында сөйләгән, ә тегесе үз чиратында, хокук саклау органнарына мөрәҗәгать иткән.

Килеп чыккан хәлнең барлык шартларын ачыклау эшләре алып барыла. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев