Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел үзәнле 115 мең сум акчасын алдырган

16 октябрьдә мошенниклар, банкның куркынычсызлык хезмәте хезмәткәре дип алдап Яшел Үзәндә яшәүче 34 яшьлек хатынның банк картасыннан 115 мең сум акчасын алганнар.

Бу хатынга бер ир кеше банк картасыннан мошенникларның акча алмакчы булуларын шалтыратып әйтә. Ялган хезмәткәр яхшы куелган тавыш белән аның картасының блокировкалануын хәбәр итә һәм аны ничек итеп алырга «өйрәтә». Чынлыкта исә, хатынның исәп-хисабындагы акчасы «хезмәткәргә» шәхси мәгълүматларын хәбәр иткәнче  шул килеш яткан була. Болардан соң зыян күрүченең электрон почтасы ящигы ватыла һәм банк картасындагы акчасы шикле репутацияле Интернет-кибет исәбенә күчерелә.

 

Әлеге факттан соң РФ УКның 158нче маддәсе буенча җинаять эше кузгатыла. Полицейскийлар ялганчы абонент номерының Мәскәү өлкәсендә теркәлүен ачыклый.

Шуны истә тотыгыз

-Әгәр дә сезнең телефонга билгесез абоненттан смс-хәбәр килсә яисә шалтыратса, аның әйткәннәрен үтәргә ашыкмагыз.

-Таныш булмаган кешеләргә финансларыгыз турында сөйләмәгез.

-Аларга банк исәп-хисапларына бәйле мәгълүматларны бирмәгез.

-Чит-ят кешеләргә акча күчергәнче башта туганнарыгыз белән киңәшләшегез.

Әгәр дә сезгә җинаятьчеләр корбаны булырга туры килсә, тиз арада телефоннан полициягә «02» яисә «112» телефоннары аша хәбәр итегез.

Лилиана Славкина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев