Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндәге "Полукамушки" тарихи кварталында йортларны ут төртүләрдән соң Росгвардия сагы астына тапшырдылар

"Полукамушки" тарихи кварталында йортлар Росгвардия һәм ирекле халык дружинасы сагына тапшырылды, дип хәбәр итә районы матбугат советы хезмәтендә.

Исегезгә төшерәбез, бу микрорайонда еш кына янгыннар булды, шуларның соңгысы быел февраль аенда иде.
2019 елның июнендә бер атна эчендә ут тарихи кварталның төрле йортларында өч тапкыр кабына. Беренчел сәбәп - ут төртү, җинаятьчеләрне эзләү белән хокук саклау органнары шөгыльләнә.

Бүген "Полукамушкаларда" мәдәни мирас объектлары дип танылган 8 йорт реконструкцияләнә. Эшләрне Республика көненә, 30 августка төгәлләү планлаштырыла.
Яшел Үзән районы хакимияте калган 18 йортны реконструкцияләү өчен инвестор эзли. Район башлыгы Михаил Афанасьев ут төртүчеләрне табарга һәм калган йортларны инвесторга тапшыру эшен тизләтергә кушты.
Объектлар авария хәлендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев