Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә ЮХИДИ хезмәткәрләре ноутбукка арест салды

ЮХИДИ хезмәткәрләре 24 июльдә суд приставлары белән берлектә административ штрафларын түләмичә бурычлары 30 мең сумнан артып киткән кешеләрнең яшәү урыннары буенча рейдка чыккан. Чара барышында алар 4 урында булган. -Рейд барышында исерек килеш автомобиль йөрткән өчен 30 мең сум штраф салынган Солнечная урамында яшәүче 26 яшьлек егетнең ноутбугына арест салынды,...

ЮХИДИ хезмәткәрләре 24 июльдә суд приставлары белән берлектә административ штрафларын түләмичә бурычлары 30 мең сумнан артып киткән кешеләрнең яшәү урыннары буенча рейдка чыккан. Чара барышында алар 4 урында булган.

-Рейд барышында исерек килеш автомобиль йөрткән өчен 30 мең сум штраф салынган Солнечная урамында яшәүче 26 яшьлек егетнең ноутбугына арест салынды, - дип сөйли бу уңайдан ЮХИДИ инспекторы Юлия Леонтьева. -Ново-Подгорная урамында яшәүче 28 яшьлек гражданин да штрафын түләмәгән булган. Ә менә ике бурычлы өйләрендә булмады һәм алар анда яшәмиләр дә икән. Мондый чара уздыру гадәттә нәтиҗәле тәмамлана. Өйләрендә суд приставлары булып киткәч бурычлылар төзәлү юлына баса һәм штрафларын өлешләп булса да түләргә керешә. Яшел Үзәндә 340тан артык кешенең бурычы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев