Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә югалган 17 яшьлек укучыны эзли башлаганга бер атна була

Кызның әнисе Ирина сөйләвенчә, соңгы тапкыр алар кызы белән шимбә көнне, 14 ноябрьдә кич сөйләшкәннәр.

"Шимбә көнне без Эвелина белән талаштык - кызым 11 нче сыйныфта укый. Чыгарылыш һәм укырга керү имтиханнары, БДИ, нервлар киеренке. Һәм әле мин аның мәктәпкә йөрмәвен белдем. Конфликт туды, шуннан соң кызым кунарга кайтмады ", - дип уртаклашты агентлык белән Ирина.

Икенче көнне бала барыбер кайтмый. Әнисе Эвелинаның барлык дусларына һәм танышларына шалтырата, полиция хезмәткәрләренә һәм эзләү волонтерларына мөрәҗәгать итә.

Укучының шимбәдән якшәмбегә кайда кунганы ачыклана. Ләкин, соңыннан яшүсмер кызның кая киткәне билгесез - дуслары Эвелинаның кайда икәнен белмәүләренә ышандыралар.

Бүгенге көндә укучы кызның телефоны сүндерелгән, социаль челтәргә ул керми. Эвелинаның әтисе, ул башка шәһәрдә яши, кызының кайда икәнен, шулай ук, белми.

Буе 173 см, тән төзелеше уртача, җирән чәчләре, күзләре соры. Югалган көнне соры пальто, зәңгәрсу чалбар, ачык яшел ботинка һәм буй-буй шарф кигән була.

Баланың кайда булуы турында нинди дә булса мәгълүматы булган һәркемнән 112 яки 02 номерына мөрәҗәгать итүләрен үтенәбез. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев