Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә яшьләрне патриотик тәрбияләү буенча эшче төркем булдырачаклар

Муниципалитетлар белән патриотик тәрбия мәсьәләсендә хезмәттәшлек итү турындагы карар Яшьләр Парламенты һәм Татарстан Республикасы Яшьләр Хөкүмәтенең "Татарстан - Яңа гасыр" депутат төркеме белән очрашуы барышында кабул ителде.

Анда Яшел Үзән башлыгының яшьләр сәясәте буенча ярдәмчесе, ТР Яшьләр парламенты әгъзасы Артур Камалеев катнашты.

 


- Бөтен республика буенча яшьләр белән эшләү буенча эш төркемнәре булдыру, шулай ук патриотик чаралар үткәрү планлаштырыла. Яшел Үзән бу эштән читтә калмаячак, - дип сөйләде Артур Камалеев.



Парламентарийлар, шулай ук, республика хакимияте вәкилләре һәм яшьләре арасында хезмәттәшлек итү ысуллары турында фикер алышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев