Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә яшәүче хатын-кыз акчаларыннан мәхрүм калган

Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча бүлегенә Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче 80 яшьлек хатыннан гариза килгән.

Пенсионерка сөйләгәнчә, бакчачылык җәмгыятендә булганда аңа билгесез кеше шалтыраткан. Банкның куркынычсызлык хезмәте буларак үзен таныткан ир-ат аның банк картасыннан акча салдырылуын һәм башка карта белән дә шундый ук хәл булуын хәбәр итә.

Ят кеше аңа әтисе исеме белән мөрәҗәгать итә, банк картасында булган конкрет сумманы атый, шуңа күрә ханымда бернинди шик тумый. Җинаятьчеләр аңа банк бүлегенә килергә куша, янәсе, мошенникларны күзәтү турында килешкәннәр. Банк бүлегенә килгәч, хатын бөтен хезмәт эшчәнлеге дәверендә җыелган акчасын счетыннан салдыра һәм ялган банкир үтенече буенча аларны мошенник картасына күчерә.

Әлеге җинаять нәтиҗәсендә җирле бу ханым 675 мең сумнан артык акчасыннан колак кага.

Әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының 159 маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылган (Мошенничество).

Полиция, алар кем генә булмасын, чит кешеләр үтенече буенча акча белән бәйле гамәлләр башкармаска өнди.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча бүлеге матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев