Яшел Үзәндә яшәүче ир-ат автомобиль салонында газ исеннән агуланган
Бу кешене танышы аңсыз килеш тапкан һәм ашыгыч ярдәм чакырткан.
Яшел Үзәндә яшәүче ир-ат автомобиль салонында газ исе белән агуланып аңын югалткан. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Ашыгыч ярдәм хезмәтенең 112 бердәм номерына Яшел Үзәннең Яңа төзелеш урамында «Волна» кооперативы гаражында ир-атның газ белән агулануы турында хәбәр килгән.
Ачыкланганча, 37 яшьлек ир-ат үзенең 32 яшьлек танышын гаражда автомобильнең алгы утыргычында аңсыз килеш тапкан. Зыян күрүчене урамга һавага алып чыккан һәм ашыгыч ярдәм чакырткан.
Зыян күргән ир-атны Яшел Үзән Үзәк район хастаханәсенә салганнар. Бу хәлнең сәбәпләрен ачыклыйлар.
Чыганак - «Татар-информ» агентлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев