Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә яшәүче 65 яшьлек хатын урамда тапкан картаны кулланып, сатып алган

Яшел Үзән эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, кизү частенә 59 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать иткән.

Мөрәҗәгать итүче банк картасын югалтуын, шуннан соң билгесез затлар аннан 9 мең сумнан артык акча туздыруларын хәбәр итә.

Факт буенча РФ Җинаять кодексының 158 маддәсенең 3нче өлеше буенча җинаять эше кузгатылган.

Оператив-эзләү чаралары барышында җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре җинаятьне ачыклаган. Ул моңа кадәр хөкем астында булмаган 65 яшьлек җирле ханым булып чыга.

Тоткарланучы урамда банк картасын табуын аңлата.

Берничә көн дәвамында шәһәрнең төрле кибетләреннән әйберләр сатып ала, карта блокировкаланганнан соң, аны ташлап калдыра.

Шикләнелүчене тоткарлыйлар һәм эчке эшләр бүлегенә илтәләр, анда ул үз гаебен таный, тәүбә итә һәм тотылган акчаларны кире кайтарырга вәгъдә бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев