Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә янгында 62 яшьлек хатын-кыз чак кына үлми кала

Королев урамындагы 14 нче йорт подъездында көчле төтен исе турында янгын хезмәтенә шул йортта яшәүчеләр хәбәр итте.

Сүндерүчеләр килеп җиткән вакытка, янгын икенче каттагы бер фатирда булуы билегел була. Анда ялгыз пенсионер яши икән. Фатир хуҗасы урамга чыгып өлгерә. Медицина хезмәткәрләре аңа беренче ярдәм күрсәтәләр. Дәваханәгә барудан хатын баш тарта. Уттан бара кәнәфи генә зыян күргән. Янгын сүндерүчеләр фаразы буенча, ут чыгуның сәбәбе фатир хуҗасының тәмәке тарткан вакытта куркынычсызлык таләпләрен үтәмәве. 

Шөкер, бу очракта барысы да яхшы тәмамланды - хатын-кыз уттан исән - имин котылды, фатирга әллә ни зур зыян салынмады. Ачыкланганча, пенсионерның өйдә үзе генә яшәве, спиртлы эчемлекләр куллануга һәвәслеге, еш кына фатир эчендә тәмәке тартуы билгеле булды. Мондый күңелсез очракларны булдырмау, профилактикалау максатларында, шулай ук янгын чыгу ихтималын вакытында ачыклау өчен 8 янгын сүндерү-коткару отряды хезмәткәрләре зыян күрүченең фатирында автоном төтен хәбәрчеләре урнаштырырга карар кылган.

Хәйрия программасы буенча Яшел Үзән башкарма комитеты хисабына сатып алынган датчикларны залга һәм керү бүлмәсендәге түшәмгә урнаштырдылар. Хатын, рәхмәт әйтеп, янгын сүндерүчеләрдән мондый бүләкне кабул итте һәм алга таба уяу булырга һәм ут белән бик сак эш итәргә вәгъдә итте. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев