Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә янгын сүндерү ярышлары үткәрелде

Янгын сүндерүче һөнәрен, көч кулланучы спорт төрләрен популярлаштыру, шулай ук, янгын сүндерүче хезмәтендә физик һәм махсус әзерлекнең ролен күтәрү - бу функциональ янгын сүндерү ярышларының төп максатлары.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, республикада беренчеләрдән булып мондый ярышларны Яшел Үзән ут көрәшчеләре оештырды. 2018 елда алар беренче тапкыр үзләренең "янгын кроссфитын" уздырган. Хәзер янгын сүндерү ярышларын республика дәрәҗәсендә үткәрәләр. Бүген икенче этап узды, анда 8нче янгын сүндерү-коткару отряды бүлекчәләренең иң яхшы хезмәткәрләре катнашты.

Ярышларның программасы 8 күнегүдән торды, катнашучылар аларны парлап башкарды. Кечкенә хокук бозулар һәм җитешсезлекләр өчен судья төп вакытка штраф секундларын өстәде.

Катнашучылар барлык көч күнегүләрен янгын сүндерүчеләр экипировкасында һәм сулыш аппараты киеп башкардылар. Бурыч җиңелләрдән түгел. Әмма янгын сүндерүчеләр үзләре әйткәнчә, нәкъ менә шундый һәм хәтта күпкә җитдирәк физик йөкләнешләрне реаль янгыннарда кичерәләр дә.

Нәтиҗәдә, судьялар коллегиясе җиңүчеләрне билгеләде. Беренче урын 34нче янгын сүндерү-коткару часте командасына эләкте, аның составында Максим Фокеев һәм Андрей Костенко чыгыш ясады. Икенче нәтиҗәне ПСЧ-8 (Иннополис) вәкилләре - Петр Савельев һәм Илья Мефодиев күрсәтте. Өченче урынны 53нче янгын сүндерүчеләр төркеме - Камил Вәлиев һәм Сильвестр Луговнин алды. Хәзер җиңүчеләргә 30 сентябрьдә Менделеевск шәһәрендә узачак функциональ янгын сүндерү ярышларының финал республика этабында чыгыш ясарга туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев