Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә ялган акча ясаучылар тотылган

Яшел Үзәндә полицейскийлар ялган евролар бастырып чыгарган  яшерен цехны фаш иткән. Бу хакта  ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

– Җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре  оператив-эзләү чаралары нәтиҗәсендә элек тә ялган акча ясау буенча берничә тапкыр хөкемдә булган 44 яшьлек яшел үзәнленең иреккә чыккач  та үзенең кыңгыр эшен дәвам итүен ачык­лый. Үз максатына ирешү өчен төрмәдә танышкан 33 яшьлек иптәшен һәм  тагын шундый ук өч Яр Чаллы кешесен җәлеп итә,  – дип ачыклык кертә ведомствоның матбугат хезмәте.
Былтыр бу җинаятьчеләр  ялган банкнотлар ясау өчен махсус җиһаз, техника һәм материаллар сатып ала. Аннан соң  алар  Яшел Үзәндә  бер бинаны арендага алып, шунда яшерен цех ачып җибәрә.
Фальшивкаларны Яр Чаллыда  Үзәк  Банк курсыннан ике тапкыр очсызракка сатып җибәрмәкче булалар. 
Полицейскийлар  әлеге җинаятьчел төркемнең биш әгъзасын да тоткарлый. Шуларның өчесе  тикшерү барышында СИЗОга урнаштырыла. Шик астына алынган икесе  тикшерүчеләр белән контактка кереп, үз гаепләрен таный. Аларга өй шартларында арест салына. 
Тентү барганда яшерен типография­дә  җиһазлар, 200 евро һәм 86 заготовка табып алына. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев