Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә – яңа үзәк

Яңа ел бәйрәме алдыннан Яшел Үзәндә тагын бер зур вакыйга булды. Яшел Үзән район үзәк дәваханәсе территориясендә “БарсМед” медицина диагностикасы үзәгенең яңа филиалын ачтылар. Европа стандартлары буенча эшли торган үзәкнең бүлекчәләре Ижевскида, Бөгелмәдә, Алабугада һәм Чистай шәһәрләрендә бар.

Аны ачу тантанасында мәртәбәле кунаклар катнашты. Аларның барысы да яшел үзәнлеләрне шундый үзенчәлекле вакыйга белән котлады. Югары технологияле медицина хезмәте күрсәтә торган үзәкнең Яңа елга аяк басканда ачылуы икеләтә бәйрәмгә әйләнде.

 

Без бүген бик шатлыклы вакыйгада катнашабыз,  диде җыелучыларны котлап  муниципаль район башлыгы Александр Тыгин. Дәваханәләребездәге шартлар  яхшырганнан яхшыра, шуңа күрә халыктан дәгъва юк. Яшел Үзән өчен бу бик зур бүләк.

 Республика Президенты безгә шәхси медицинаны актив кулланырга кирәклеген белдерә,  диде тантанада катнашкан Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Адель Вафин. “БарсМед” проекты сәламәтлек саклауның  дәүләт системасын шәхси медицина белән камилләштерергә  мөмкинлек бирә. Татарстан хәзер заманча медицина технологиясен куллану буенча Россиядә лидер булып тора. Дәүләт-шәхси партнерлыгын үстерү нәтиҗәсе күз алдыбызда. Мәҗбүри медицина страхованиесе (ОМС) буенча Яшел Үзәндәге бу үзәктә ел саен 2 меңгә якын кешегә табиб юлламасы буенча бушлай диагностика узарга, бигрәк тә онкоавыруларга тиз арада диагноз куярга һәм кадерле вакытны кулдан ычкындырмаска мөмкин булачак.

Бишенче филиал ачабыз, шуңа күрә ул  безнең кечкенә генә юбилей, диде “МарсМед” компаниясенең генераль директоры Айнур Әхәтов тантанада.-Барлык филиаллар буенча 200ләп югары квалификацияле хезмәткәр эшли, көн саен 180ләп МРТ ясала. Башка республикалардан тикшеренү узарга  килүчеләр дә шактый. Шуңа күрә алда медицина туризмын да үстерү күздә тотыла. Яшел Үзән филиалы уңайлы урында урнашкан: Мари-Эл, Чувашия республикалары белән чиктәш.

Яңа филиал Яшел Үзәндә һәм якын тирәдә яшәүчеләргә  магнит-резонанс томографиясе хезмәтләрен, невролог, кардиолог, травматолог, эндокринолог, функциональ диагностика табиблары  консультациясен оператив алырга ярдәм итәчәк. Өр-яңа магнит-резонанс томографы (МРТ) организмда булган бөтен үзгәрешләрне иң югары төгәллек белән ачыклау мөмкинлеге бирә. Бөтен тәнгә 5 минут эчендә МРТ-скрининг уздыру  – бу профилактиканың һәм онкоавыруларны ачыклауның яңа ысулы.

“БарсМед” диагностика үзәге – дәүләт-шәхси партнерлык үрнәге. Бүген ул Татарстанда елына 60 меңләп нурланыш диагностикасы  уздыра ала торган зур радиология үзәге булып тора.  Үзәкнең үзендә  медицинаның “алтын стандартлары” буенча онкоэзләнүләр, авыртуларсыз гистеросальпингография, “виртуаль” колоноскопия, балаларга 0 яшьтән алып наркозсыз МРТ, йөрәккә МРТ кебек тикшерүләр ясала.

Ел саен республикада 15 меңләп кешедә   онкология авыруы табыла,  дип сөйли министр Адель Вафин.- Яңа үзәкләр бу авыруны иртә срокларда ачыклап, кадерле минутларны кулдан ычкындырмаска мөмкинлек бирәчәк. Бу бик яхшы проект. Белгечләргә профессионализмнарын үстерергә дә юл ачыла. Республикада ел саен 45 меңләп кеше МРТ уза.  МРТ тикшерүе иң заманча һәм иң куркынычсыз тикшеренү булып тора.

Үзәктә күргәннәр чынлап та таң калдырырлык. Александр Тыгин да мондагы технологик мөмкинлекләрне фантастикага тиңләде. Дәүләт-шәхси партнерлыгын гамәлгә ашыру халыкка югары технологик медицина ярдәме күрсәтергә һәм медицина хезмәтләре спектрын киңәйтергә ярдәм итә.

Хәзер яшел үзәнлеләргә МРТ ясатыр өчен Казанга барып йөрергә кирәкмәячәк. Барысы да үзебездә бар һәм бәясе дә, ышандыруларынча, арзанрак булачак. Кирәк булганда, балаларга да диагностика ясау мөмкинлеге бар. Заман алга таба бара, уңайлыклар арта, медицина камилләшә.

Марат Хәялетдинов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яшел Узэн В Зеленодольске открыли филиал диагностического центра БарсМед диагностический центр