Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә X5 бүлү үзәген ачачаклар

Яңа Тура авылы биләмәсендә X5 Retail Groupның бүлү үзәген ачу агымдагы елның ноябренә планлаштырылган. Үзәкнең гомуми мәйданы 40 мең кв. метрдан артып китә.

X5 Retail Group «Пятерочка», «Перекресток», «Перекресток Экспресс» һәм «Карусель» бренды астында эшләүче кибетләр белән идарә итә.
Татарстанда 661 «Пятерочка» кибете, 15 «Перекресток» кибете һәм 5 «Карусель» кибете эшли, диде Ильин Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчелеге белән булган очрашуда. Республикада Ритейлер «Татарстанда җитештерелгән» программасында катнаша һәм Romex Group белән берлектә Алабугада икенче күпләп сату-бүлү үзәген төзи. Объектларга кертелгән инвестицияләр күләме 2,2 млрд сумнан артып китә. Үзәкләрдә 350 яңа эш урыны булдырылачак, дип хәбәр итә әлеге Х5 төркеме җитәкчелеге. Димәк, мондый үзәкләрнең төзелүе куандырычлы, чөнки ул яшел үзәнлеләрне эш белән тәэмин итәргә ярдәм итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев