Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә велосипед спорты буенча ярышлар

Яшел Үзәндә 23нән 27 августка кадәр велоспорт-маунтинбайк (велосипед спортының бер төре) буенча Россия чемпионаты һәм беренчелеге узачак.

Ярышлар өчен мәйданчык Мирный бистәсендә боз сарае янында урнашачак. Ярыш 9.30 сәгатьтә ачыла, катнашучылар 10 сәгатьтә стартка чыга.

Шулай итеп, спортчылар үз көчләрен 24 августта “Триал-26”, ә 26 августта “триал-20” дисциплинасында күрсәтәчәк. Катнашырга теләүчеләр заявкаларны sgudin@mail.ru. электрон адресына 22 августка кадәр бирә ала. Чемпионатта 1999 елгы һәм аннан зурраклар, беренчелектә 2000-2003 елларда туганнар катнаша ала.

Ярышта катнашу буенча сораулары булганнар ТР Спорт министрлыгына 89172934605 телефонына (Гудин Сергей Вячеславович) шалтырата ала. Шулай ук оештыру буенча сорауларга ТР Велосипед спорты федерациясендә 89053169566 (Петров Леонид Борисович) телефоны аша да җавап бирәчәкләр.

Район Советы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев