Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә ут капкан күпфатирлы йорттан биш кешене коткарганнар

Янгын кичә кич Фрунзе урамындагы күпкатлы йортта чыккан.

Яшел Үзәндә ут капкан күпфатирлы йорттан 5 кешене коткарганнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Фрунзе урамындагы күпкатлы йортта янгын чыгуы хакындагы хәбәр 112 бердәм номерына чәршәмбе көнне 20.09 сәгатьтә килгән.

https://www.tatar-inform.ru/upload/image/2018/08/16/053.jpg

Чакыру буенча килгән 43нче һәм 52нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре бер подъезддан куе төтен чыгуына игътибар иткән. Ут белән көрәшүчеләр төтен белән тулган йорттан ике ир-ат, 55 яшьлек хатын-кыз һәм 9 яшьлек кызны урамга алып чыккан.

Тагын бер кешене бишенче каттагы балконнан автобаскыч ярдәмендә эвакуацияләгәннәр.

https://www.tatar-inform.ru/upload/image/2018/08/16/051.jpg

Башлангыч фаразларга караганда, янгын электр щиты җиһазын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу аркасында чыккан булырга мөмкин.

Мәгълүмат «Татар-информ» агентлыгыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X